news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемиядә Татарстандагы такси хезмәте проекты Россия шәһәрләрендә дә кулланылган

Такси компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, республикада тиз арада 220 меңнән артык чакыру буенча ярдәм күрсәтелгән.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе чорында такси хезмәте белән бәйле проект Россиянең башка шәһәрләрендә дә гамәлгә ашырылган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков таксист һәм табибларның хезмәттәшлеге турында KazanSummit форумында «Covid-19 шартларында медицина» сессиясендә сөйләде.

«Такси сервисы белән берлектә, республикада „Ярдәм янәшә“ проекты оештырылды. Бу безнең эшне күпкә җиңеләйтте. Табиблар өй шартларында дәваланган пациентларга тиз арада барып җитә алды», — диде Владимир Жаворонков.

Ул пандемия вакытында такси компаниясенең көн саен шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенә кирәк кадәр машиналар бүлеп биргәнен әйтте. Бу эш республика Хөкүмәте ярдәме белән барган.

«Хәзер проект Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла. Бу проект өйдә ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген арттырды. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, кыска вакытта 220 меңнән артык чакыру буенча ярдәм күрсәтелгән. Бу проект Россиянең дистәләгән шәһәрендә дәвам итте», — диде Владимир Жаворонков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100