news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында 56 меңнән артык кеше коронавирустан вакцинацияләнгән

Кайбер вакцинация пунктларында чиратлар була, әмма бу һәркемне табиб каравы һәм моңа вакыт китүе белән бәйле.

Әлмәт районында 56 меңнән артык кеше коронавирустан вакцинацияләнгән

(Әлмәт, 28 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 26 июльдә инстаграмда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында коронавирус инфекциясеннән вакциналар турында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Әлмәт районында бу көнгә 56 меңнән артык кешегә прививка ясатылган. Бу еллык планның якынча 60 процентын тәшкил итә.

Тимур Нагуманов шулай ук узган атнада вакцина артыннан чиратлар һәм өзеклекләр булуыннан хәбәрдар икәнен дә әйтте. Әмма бу проблема инде хәл ителгән, чөнки чәршәмбе көнне 5 мең данәдән артык вакцина кайтарылган.

Бүгенге көндә 4 меңнән артык доза бар. Кайбер вакцинация пунктларында чиратлар була, әмма бу һәркемне табиб каравы һәм моңа вакыт китүе белән бәйле.

Шулай ук ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан «пандемияне исәпкә алып, ярты елдан да соңга калмыйча ревакцинация үтәргә кирәк», — дигән тәкъдим керүен билгеләп үтте район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100