Роспотребнадзор белгечләре битлек һәм перчатка киюнең ни өчен мөһим икәнен аңлатты

Роспотребнадзорда аңлатуларынча, урамда чагында битлекне һәм перчатканы берничә тапкыр киеп-салырга ярамый.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Урамда битлек һәм перчаткаларда йөрергә кирәк, чөнки социаль дистанцияне һәрчак саклау мөмкин түгел. Бу хакта Роспотребнадзор мәгълүматларына таянып, РИА Новости яза.

Җәяүлеләр кичүендә яки тукталышларда кешеләр бер-берсенә якын тора. Бу вакытта битлек һәм перчатка кию аеручы мөһим. Ведомствода аңлатуларынча, урамда чагында битлекне һәм перчатканы берничә тапкыр киеп-салырга ярамый. «Шул рәвешле саклану чыраларыннан инфекция тире катламнарына җиңел үтеп керергә мөмкин», — дип билгеләп үттеләр белгечләр.