news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирустан вакцина кертүдә ашыкмаска өндәде

Профессор Яков Беркун сүзләренә караганда, Cоvid-19 вакцинациясе вакытында өстәмә тискәре эффектлар куркынычы шактый зур.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан вакцинаны күпләп кертү белән ашыгырга кирәкми, чөнки өстәмә эффектлар куркынычы шактый зур. Бу хакта Израиль иммунологы - Хадасс Ар а-Цофим хастаханәсенең бүлек башлыгы профессор Яков Беркун кисәтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгеч билгеләп үткәнчә, заманча технологияләр прививка ясау һәм тикшерү өчен кирәкле вакытны җитди кыскартырга мөмкинлек биргән. Тик бу организм өчен мөмкин булган нәтиҗәләрне тикшерүне кире какмый.

Мисал итеп Беркун Израильдә ротавирустан вакцинация ясау белән ун ел элек булган хәлне искә ала. Сынауның инде беренче һәм икенче фазасын узган прививка эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеген китереп чыгарырга сәләтле булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100