Әлфия Когогина Актаныш районы медицина хезмәткәрләренә 10 саклагыч костюм тапшырды

Костюмнарны Актаныш районы үзәк хастаханәсе башлыгы Айдар Хәев кабул итеп алды.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Актаныш районы медицина хезмәткәрләренә 10 саклагыч костюм тапшырды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Костюмнарны Әлфия Кагогинадан Актаныш районы үзәк хастаханәсе башлыгы Айдар Хәев кабул итеп алды. Чара Минзәлә шәһәрендә оештырылды.