news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 17 кеше өй шартларында карантинда утырырга тиеш

Өйдә тору срогы — 14 көн.

(Чирмешән, 28 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллиина). 27 мартта булган мәгълүматлар буенча Чирмешән районында 17 кеше үз-үзләрен изоляцияләү хәлендә яшәргә тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Өйдә тору срогы — 14 көн. Аларга медицина күзәтүе билгеләнгән. Бу вакытта Роспотребнадзор өйдән чыгып йөрмәскә, башка кешеләр белән аралашулардан читләшергә киңәш итә. Карантинда савыт-сабаны, шәхси гигиена чараларын, урын-җир әйберләрен һәм сөлгеләрне аерым куллану мөһимлеге әйтелә. Бу чорда шәхси саклану чаралары һәм дезинфекцияләү әйберләре файдаланырга кирәк.

Кулларны сабын белән юу, бүлмәләрне җилләтү һәм аларны төрле юу кирәк-яраклары кулланып, юеш чүпрәк белән юып, сөртеп тору зарур.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100