Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста медицина хезмәткәрләре узган ел нәтиҗә ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде
Районда медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды.
(Апас, 28 февраль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде
2020 ел барлык медицина хезмәткәрләренә зур сынау елы булды. Кыска гына вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтүнең яңа системасы булдырылды. Район үзәк хастаханәсе октябрь аеннан коронавирус чиреннән дәвалау өчен тәүлек әйләнәсе эшләүче стационар булдырды. Бу хакта районның баш табибы Алмаз Алиуллин чыгыш ясады.
Район үзәк хастаханәсе региональ проект кысаларында 7 яшь белгечне үзенә кабул итеп алды.
Киңәшмәдә район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашты.
Фәридә Яркәева үлүчеләрнең санын киметү өчен тагын да максатчанрак эшләү бурычын куйды. Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Авыруларны вакытында, дөрес итеп дәвалау, халыкны вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә өндәү хакында сүз булды. Район үзәк хастаханәсендәге шартларны да уңай бәяләде.
«Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Медицина өлкәсенә зур игътибар бирелә. Төзекләндерү эшләре, җиһазлар бар да сыйфатлы хезмәт өчен шартлар тудыра. Кимчелекләрне, сәбәпләрне ачыклап, тагын да яхшырак эшләгез. Мин ярдәм итәргә әзер», — диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Киңәшмә тәмамлаганда хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз