news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиде сәламәтлек саклау оешмасында яңартып кору эшләре көтелә

Мэр сүзләренчә, фасад һәм кабинетлар ремонты гына күздә тотылмый, барлык эчке процесслар үзгәртеп корылачак.

Казанда җиде сәламәтлек саклау оешмасында яңартып кору эшләре көтелә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда сәламәтлек саклау тармагында үзгәрешләр көтелә. Барлыгы җиде оешмада модернизация көтелә. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38нче сессия утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Быел Казанда республика ярдәм белән 18нче, 11нче шәһәр клиник хастаханәләре, Сугыш ветераннары госпитале, Төбәкара клиник диагностика үзәге, Бехтерев исемендәге Республика психиатрия хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе яңартып корылачак», — диде мэр.

Аның сүзләренчә, фасад һәм кабинетлар ремонты гына күздә тотылмый, барлык эчке процесслар үзгәртеп корылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100