Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Россиянең коронавируска агрессив алымын хуплады
Россия һәм башка берничә ил соңгы ике атна эчендә әлеге авырудан бер генә зарарлану очрагы да игълан итмәгән.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-2019 коронавируска каршы көрәшкә Россия һәм кайбер башка илләр тарафыннан кабул ителгән агрессив алымны хуплый. Шул турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус оешма брифингында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия, Бельгия, Һиндстан, Камбоджа, Филиппин, Непал, Шри-Ланка һәм Вьетнамда соңгы ике атна эчендә яңа коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да хәбәр ителмәде. «Бу илләр төрле. Әмма аларның үрнәге авыруның таралуын булдырмый калу буенча агрессив иртә чараларның ярдәм итүен раслый», - диде Гебрейесус.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы шулай ук инфекция таралуын булдырмау өчен күп көч куйган Кытай Республикасы хакимиятенең җайга салынган гамәлләрен билгеләп үтте.
Пандемия турында әлегә сөйләргә иртә, дип билгеләп үтте Гебрейесус. Әмма Италиядә коронавирус кабыну Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өчен көтелмәгән хәл булды.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус аркасында Россия туроператорлары турларны Италиягә, Иран һәм Көньяк Кореяга сатудан туктаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз