news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

60 яшьтән өлкәннәргә «Спутник V» вакцинасын ясарга рөхсәт иттеләр

Вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә башланды.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга рөхсәт иттеләр. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина куллануы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертүне хуплады. Шулай итеп 60 яшьтән өлкән гражданнар да хәзер коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уза ала», — диде министр.

Михаил Мурашко әйтүенчә, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу препарат өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч түгел, дип яза «Известия».

Вакцинация Россиянең бөтен төбәкләрендә дә башланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100