news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 253 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 37,3 мең очрагы ачыкланган.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 253 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«79 кеше хастаханәгә озатылган, 174 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 82, Чаллыда 26 очрак ачыкланган. Муниципалитетлар арасында авыруларның күбесе Яшел Үзән (14), Кукмара (12), Биектау (11), Буа (10) һәм Чүпрәле (9) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 37,3 мең очрагы расланган, 30,9 мең кеше терелгән.

Узган тәүлектә 17,1 мең кеше вакцинация узган. «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда ике миллионынчы кеше коронавируска каршы прививка ясатуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100