news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике миллионынчы кеше коронавируска каршы прививка ясатты

Ул — Казанда яшәүче 78 яшьлек Галина Вәкилова.

Татарстанда ике миллионынчы кеше коронавируска каршы прививка ясатты

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Республикасында ике миллионынчы кеше коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узды. Ул — Казанда яшәүче 78 яшьлек Галина Вәкилова.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хатын-кыз прививканы 18нче шәһәр хастаханәсендә ясаткан. Һәм үзенең вакцинация узган ике миллионынчы пациент булуын ишеткәч, бик тә гаҗәпләнгән.

«Республикада коронавируска каршы прививка ясаткан ике миллионынчы кеше икәнлегемне белмәдем дә. Бу куандыра, әлбәттә. Мин Татарстан вакцинация узган кешеләр саны буенча алдынгы төбәкләр арасына керергә тиеш дип саныйм», — диде Галина Вәкилова.

Ул аның гаиләсендә барысы да (улы, оныклары, килене) прививка ясатуын әйтте.

«Оныгым Лондонда яши. Ул көн саен шалтыратып, әбием, прививка ясатырга кирәк дип тукып торды!» — диде пенсионер журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100