Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Премьер-министры: Вакцинация темпларының тагын да яхшыруын телибез
Федераль оператив штабның соңгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, илдә күмәк иммунитет дәрәҗәсе 51,8 процентка җиткән.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда коронавируска каршы вакцинация кампаниясенең барышы хакында фикер алыштылар.
«Вакцинация темпларының тагын да яхшыруын телибез. Татарстанда 175 вакцинация пункты эшли, шуларның икесе — тәүлек әйләнәсе. Республикада 2 014 658 кеше беренче компонентны алган. 60 яшьтән узган 442 мең кеше прививка ясаткан, бу вакцинация узган кешеләрнең — 22 һәм барлык халыкның 52 процентын тәшкил итә», — диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.
Прививка ясату өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук эпидемиологиягә каршы һәм профилактика чараларының үтәлешен тикшерү буенча Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) һәм хокук саклау органнарының эше дәвам итә.
Әлеге эшне дәвам иттерергә кирәк, дип искәртте Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда, бөтен илдәге кебек, вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә коронавирус эпидемиясенең яңа дулкыны күтәрелешен булдырмаска кирәк дип искәртте. Федераль оператив штабның соңгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, илдә күмәк иммунитет дәрәҗәсе 51,8 процентка җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз