news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Коронавирус кичергән кешеләргә тернәкләнү өчен өстәмә мөмкинлекләр каралган

Шифаханә яки курортта бушлай дәвалану, гражданнарның кайбер категорияләре өчен түләнә торган өстәмә ял рәсмиләштерү мөмкинлеге дә каралган, дип искәртте Светлана Краснянская.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләр шифаханәгә бушлай юллама алу өчен, үзен дәвалый торган табибка мөрәҗәгать итә ала.

«Яковлев һәм Партнерлар» Юридик хезмәтенең HR-хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Табиб, үз чиратында, шифаханәдә дәвалану өчен юллама бирәчәк, яки табиблар комиссиясенә җибәрәчәк, диде эксперт.

«Хәзерге вакытта закон дәрәҗәсендә шифаханә яки курортта бушлай дәвалану белән бергә, гражданнарның кайбер категорияләре өчен түләнә торган өстәмә ял рәсмиләштерү мөмкинлеге дә каралган», — дип белдерде Краснянская Хезмәт кодексының 116, 117, 118 һәм 119нчы маддәләренә сылтама ясап.

Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән киңәшләр нигезендә, аерым алганда, ике-биш атна дәвамында үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган пациентлар, шулай ук кайбер очракларда экстракорпораль мембрана оксигенациясе (ЭКМО) үткәрелгән кешеләр тернәкләндерүгә мохтаҗ, дип искәртте Краснянская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100