news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда тиздән томография эшли башлаячак

Җиһазны монтажлау, ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

(Азнакай, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резедә Шәрипова). Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин томография бинасында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

«Инвестор ярдәме белән районга 40 млн сумлык заманча, өр-яңа томограф кайтты. Бик тә кирәкле, чөнки азнакайлылар башка шәһәрләргә йөрергә мәҗбүр иделәр. Биредә җиһазны монтажлау, ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Инвесторга, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына, подрядчыларга рәхмәт», — диде Марсель Шәйдуллин.

Атна-ун көн эчендә бинаны пациентлар кабул итәргә әзерләргә планлаштыралар.

«Диагностика өлкәсендә алга китеш. Киләчәктә күптамырлы үзәк ачу планы да да бар. Пациентларга исә профилактик чараларны күреп, диспанциризацияне вакытында узарга, чирне тирәнгә җибәрмәскә киңәш итәбез», — диде район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов.

Марсель Шәйдуллин районда коронавирус белән авыручыларның күплеген ассызыклап, азнакайлыларны сәламәтлекләрен сакларга, прививкалар ясатырга чакырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100