Алексей Песошин: Татарстанда коронавирус очраклары таралу темплары бераз кими

Премьер-министр 22 ноябрьдән республикада өстәмә чикләүләр кертелүен искәртте.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус очракларының арту темплары бераз түбәнәйсә дә, вазгыять киеренке булып кала. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Вазгыять киеренке булып кала. 60 яшьтән узган кешеләр арасында инфекция йоктыручылар арта. 27 ноябрьгә республикада коронавирусның 37 310 очрагы ачыкланган, соңгы тәүлектә 253 кеше әлеге чирне эләктергән», — диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Ул 22 ноябрьдән республикада өстәмә чикләүләр кертелүен искәртте. Аның буенча җәмәгать транспортыннан QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документы булган 18 яшьтән олырак кешеләр файдалана ала. QR-коды яки тиешле документы булмаган өлкән яшьтәге гражданнарның транспорт карталары вакытлыча гамәлдән чыгарылды.

26 ноябрьдән карарга үзгәрешләр кертелде, аның буенча коронавируска каршы ике компонентлы вакцинаның беренче компонентын алган яки бер компонентлы вакцина ясаткан гржданнар җәмәгать транспортыннан файдалану хокукына ия.