news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биолог коронавируска каршы вакциналарның төп җитешсезлеген атады

Әгәр кеше кабаттан вакцина ясатмый икән, беренче прививканың бөтен нәтиҗәсе юкка чыга.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинаны ике этапта ясау аның җитешсезлеге булып тора. Ә беренче һәм икенче этаплар арасында кеше вакцина ясаудан баш тартырга да мөмкин. Бу хакта Джордж Мейсон Университетының Системалы биология профессоры Анча Барановага сылтама белән РИА Новости яза.

Әгәр кеше икенче тапкыр прививка ясатмый икән, ул аларның бөтен нәтиҗәсен юкка чыгара, диде биолог.

Аның сүзләренчә, кешеләр кабаттан вакцина ясатырга кирәклеген онытырга мөмкин. «Бу вакциналарның җитешсезлеге», — диде Баранова.

Россиядә һәм дөньяда коронавируска каршы вакцина 11 августта теркәлде. «Спутник V» препаратын Гамалея исемендәге үзәк белгечләре эшләде.

Икенче вакцинаны теркәү турында 14 октябрьдә билгеле булды. «ЭпиВакКорона» дип аталган вакцинаны әзерләү белән «Вектор» фәнни үзәге шөгыльләнде.

Чумаков исемендәге Иммунобиологик препаратлар әзерләү һәм тикшеренү федераль фәнни үзәге ясаган коронавируска каршы тагын бер вакцина декабрьдә теркәлергә мөмкин.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынау өчен кешеләрне җентекләп сайлаячаклар дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100