news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус аркасында Россиядә телемедицина хезмәтләренең популярлыгы арта

Хатын-кызлар табиблардан онлайн консультацияләрне, пандемия башланганнан соң, ир-атларга караганда ике тапкыр күбрәк алган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Covid-19 коронавирусы пандемиясе читтән торып медицина ярдәме күрсәтү тарафдарлары санын арттыруга китерде. Superjob сервисы үткәргән яңа тикшеренүләр әнә шуны күрсәтә.

«Россиядә яшәүче 12 кешенең берсе онлайн-медицина консультацияләре сервислары аша табиблардан консультация алган. Аларның 5 проценты алардан беренче тапкыр пандемиягә кадәр үк, 3 проценты пандемия башланганнан соң файдаланган», — дип билгеләп үтә тикшеренүчеләр.

«Телемедицина сервисларының һәр алтынчы клиентына докторларның консультацияләрен турыдан-туры эш урынында сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде», — дип аңлаттылар сервисның матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта хатын-кызлар табиблардан онлайн-консультацияләрне, пандемия башланганнан соң, ир-атларга караганда ике тапкыр күбрәк алган. Табиблар белән онлайн-консультация яратучыларның күпчелеге Covid-19 таралганчы ук аена 80 мең сумнан башлап акча эшләүче кешеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100