news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда прививка пунктларында вакцина булу турында сөйли торган телеграм-бот эшли

Ботның беренче версиясендә Covid-19 коронавирусыннан ясатырга теләгән вакцинаны сайларга һәм аның шәһәрнең кайсы пунктларында булуын белергә була.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Казан мэриясе һәм башкаланың Сәламәтлек саклау идарәсе Telegram-вакцинация турында бот чатын эшләтеп җибәрде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Ботның беренче версиясендә Covid-19 коронавирусыннан ясатырга теләгән вакцинаны сайларга һәм аның шәһәрнең кайсы пунктларында булуын белергә була. Пунктларда вакциналар саны турында мәгълүмат һәр иртә яңартыла», — диделәр ведомствода.

Бот Telegram мессенджерында эшли, аны сылтама буенча эшләтеп җибәрергә мөмкин. Эшне башлау өчен башта, нинди вакцина белән прививка ясатырга телисез: «Спутник V» яки «Гам-КОВИД-Вак»мы, шуны сайларга кирәк. Вакциналар ике компонентлы, 18 яшьтән кертелә. 22 атнадан башлап йөкле хатыннарга һәм имезүче хатын-кызларга ясатырга мөмкин.

«Спутник Лайт» — бер компонентлы вакцина. 18 яшьтән башлап, Covid-19 коронавирусы кичергән һәм ярты ел элек прививка ясаткан кешеләргә каралган. «ЭпиВакКорона» — ике компонентлы, 18 яшьтән ясала. «КовиВак» — 18-60 яшьлек кешеләр өчен ике фазалы препарат.

Киләсе адым — ул сезгә прививка ясату өчен шәһәрнең уңайлы районын сайларга тәкъдим итәчәк. 

Нәтиҗәдә, Казан халкы кирәкле вакцинаны кайда табып булуын һәм әлеге пунктта күпме доза икәнлеген күрәчәк. Сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үтүләренчә, пунктта дозалар саны буенча мәгълүмат көн саен яңартыла. Ботта шушы көннең 8:00 сәгатендә булган дозалар саны күрсәтелгән була.

Шәһәр сәламәтлек саклау министрлыгында ботның эш мөмкинлекләре киңәйтеләчәк, дип өстәделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100