Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган

Аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган. Аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ун кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өендә дәвалана», - дип искәрттеләр ведомствода.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (14 кеше) һәм 50-60 яшь (ун кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, аларның икесе - балигъ булмаган яшьтә, берсе - 80-90 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә. Биредә 28 кеше инфекция эләктергән. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Чаллы шәһәре (дүрт), Югары Ослан районы (өч) һәм Питрәч районы (ике) әйдәп бара.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 235 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 7 мең 96 пациент (шуларның 155е – узган тәүлектә) терелгән.