Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19ны дәвалау буенча тәкъдимнәрне яңартты

Документта коронавирусны профилактикалау вакытында умифеновир яки рекомбинант ИФН-α куллану мөмкин, дип билгеләнә.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау вакытында россиялеләргә умифеновир яки рекомбинант альфа интерферонын спрей яки тамчы рәвешендә кулланырга мөмкин. Яңартылган тәкъдимнәрне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үз сайтында бастырып чыгарды.

«Авырулар белән турыдан-туры элемтәдә булганнарга медикаментоз профилактика сыйфатында интерназаль рәвештә гидроксихлорохин препаратын яки умифеновир белән комбинациядә ИФН-α куллану сорала», — диелә җыентыкта.

Йөкле хатын-кызлар коронавирусны профилактикалаганда рекомбинант альфа интерферонын интраназаль рәвештә генә кулланырга мөмкин, дип аңлатыла. Документта инфекция йоктыру очраклары арту фонында «халыкның, шул исәптән медицина хезмәткәрләренең билгеле бер төркемнәренә медикаментоз профилактика чаралары билгеләү кирәк» диелә.