Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУның Университет клиникасында 80 урынга исәпләнгән Covid-госпиталь ачылды
Хастаханәдә үпкәләргә ясалма вентиляция ясау өчен 15 аппарат бар.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан федераль университетының Университет клиникасы Covid-19 коронавирусы белән авыручылар өчен вакытлыча йогышлы авырулар госпитале ачты. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте госпитальне коронавирус инфекциясен профилактикалауга, диагностикалауга һәм дәвалауга юнәлдерелгән эшчәнлек алып барыла торган медицина оешмалары исемлегенә кертте.
«Университет клиникасында бүгенге көндә 80 койка бар, 110 койкага кадәр киңәйтү мөмкинлеге каралган. 15 ИВЛ, кислород белән эшләү өчен аерым концентраторлар һәм кислород бирү өчен башка инструментлар бар. Бүген вакытлыча госпиталь коллективы, нигездә, безнең клиниканың медицина хезмәткәрләре һәм ординаторлар составыннан формалаштырылды», - диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.
Хастаханәдә сыекландырылган кислород өчен җиһазлар урнаштыру бара. Атна дәвамында ук кайбер койкалар реанимация өчен булырга мөмкин. Элегрәк Covid-19 госпитальләрдә эшләгән белгечләр онлайн-режимда эшне координацияли һәм пациентларны бүлә.
Югары уку йортында клиниканың терапия корпусы «кызыл» һәм «яшел» зоналарга бүленгән, бу гади пациентлар һәм инфекцияле кешеләр белән эшләүче хезмәткәрләр кисешмәсен өчен эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз