Кайбычта яшәүчеләрне кан бирергә чакыралар

Кан бирергә теләүчеләрнең паспортлары булырга тиеш.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә 8.30-15.00 сәгатьләрдә Кайбыч үзәк хастаханәсендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Кан үзәге белгечләренең күчмә бригадасы кан алачак. Бу турыда «Кайбицкие зори» яза.

Канны ач карынга түгел, ә җиңелчә иртәнге аш ашагач бирергә мөмкин. Кан бирергә бер көн кала майлы һәм кызган ризык, сөт продуктлары ашамаска кирәк. Баллы чәй эчәргә, сохари, печенье, җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә.

Кан биргәнче 48 сәгатькә алкоголь, 72 сәгатьткә аспирин һәм аналгин, составларында шулар булган башка даруларны эчмәскә. кан бирергә бер сәгать кала тәмәке тартмаска кирәк.

Кан бирергә теләүчеләрнең паспортлары булырга тиеш.