news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэриясе: Авыручылар арта, коронавирус балаларга да йога

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, 27 сентябрьгә Түбән Кама районында коронавирус йоктыруның 892 очрагы ачыкланган.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецва). Түбән Камада коронавирус инфекциясе статистикасы яхшы түгел: авыручылар арта һәм алар арасында балалар да бар. Бу хакта киңәшмәдә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина хәбәр итте.

«Covid-19 белән бәйле вазгыять киеренке кала. Безнең республикада авыручылар саны арту күзәтелә. Бу Түбән Кама муниципаль районы статистикасыннан күренә. Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 27 сентябрьгә Түбән Кама районында коронавирус йоктыруның 892 очрагы ачыкланган, 668 кеше терелгән, 283 кеше хастаханәдә дәвалана. Җиде кеше ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Өлкәннәр дә авырый, Covid-19 балаларда да ачыклана башлады», — дип билгеләде мэр урынбасары.

Шимбә көнне видеоэлемтә аша узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дистанцион укуга күчүне булдырмас өчен мәгариф учреждениеләрендә коронавирус чараларын үтәүне көчәйтергә кушты.

«Традицион уку-укыту форматын бернинди онлайн-система да алыштыра алмый. Хәзер барлык мәгариф учреждениеләренең — югары уку йортлары, техникумнар, мәктәпләр, колледжлар, балалар бакчаларының эшләвен дәвам итүе бик мөһим. Бөтен җирдә дә кергәндә контроль оештырылырга тиеш. Хезмәт коллективларын сакларга кирәк», — диде Камелина.

Түбән Кама районында вакцинациянең беренче этабын 85 809 кеше үткән, 80 324 кеше тулысынча вакцинацияләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100