news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид йоктырган пациентлар өчен 15 мең метр кислород көпшәсе әзерләнгән

Шулай ук 2221 клапан, 1540 дымландыргыч урнаштырылган, сигез учреждениедә өстәмә рәвештә 14 газификатор монтажланган.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган елда Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентларны медицина кислороды белән тәэмин итү өчен 15 мең метр көпшә әзерләнгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«2020 елда коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү, республикада барлык йогышлы авырулар госпитальләрен модернизацияләү максатыннан госпитальләрне медицина кислороды резервы белән тәэмин итү буенча эш башкарылды. Республика учреждениеләрендә 15 мең метрдан артык озынлыкта кислород көпшәсе әзерләнде», — дип искәртте спикер.

Шулай ук 2221 клапан, 1540 дымландыргыч урнаштырылган, сигез учреждениедә өстәмә рәвештә 14 газификатор (медицина кислороды саклана торган савытлар) монтажланган.

Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитальләрен кислород белән тәэмин итү өчен 259 миллион сум акча сарыф ителгән.

«Бу эшләр коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итә торган барлык койкалар да Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә кислород белән тәэмин ителсен өчен башкарылды», — дип искәртте министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100