news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 194,7 миллионнан артып киткән

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 15 миллионнан артып киткән илләр арасына АКШ, Һиндстан һәм Бразилия керә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Сишәмбе иртәсенә дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 194 721 008 кешегә җитте, дип хәбәр итте Американың Джонс Хопкинс университеты.

«Интерфакс» агентлыгы язуынча, вирус тарала башлаганнан бирле ковид белән бәйле авырулардан 4 167 618 кеше вафат булган.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 15 миллионнан артып киткән илләр арасына АКШ, Һиндстан һәм Бразилия керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100