news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләр билгеле булды

Ике айда Татарстанның өч муниципалитетында үпкә ялкынсынуы очраклары күп теркәлгән.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләрне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

Спикер сүзләренчә, апрель һәм май айларында ачыкланган очраклар саны буенча антирейтинг лидерлары Казан, Чаллы һәм Әлмәт булган.

«Татарстанның өч муниципалитетында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары күп теркәлгән. Ләкин саннар алдагы еллар күрсәткечләре белән якынча бер чама», — дип ачыклык кертте Жаворонков.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда үпкә ялкынсынуыннан үлүчеләр саны уртача статистик күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклануын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100