Әлки районында гимназия коллективы тулы составта коронавирустан прививка ясаткан

Гимназиядә эшләүче 26 техник хезмәткәрнең 96 проценты шулай ук яман чирдән сакланып прививка ясатырга өлгергән.

(Әлки, 27 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 39 укытучысы барысы да коронавирустан прививка ясаткан.

Димәк, һәрдаим балалар белән эшләүче мөгаллимнәр яман вирус йоктырып чирләмәс. Гимназия директоры Фәридә Яруллина иң беренче булып вакцинаны үзе кадаткан. Аннан инде озакка сузмый укытучылар коллективы да әлеге мөһим медицина процедурасын узган.

Гимназиядә эшләүче 26 техник хезмәткәрнең 96 проценты шулай ук яман чирдән сакланып прививка ясатырга өлгергән.