Ял көннәрендә Чаллыда Covid-19 белән зарарлануның җиде очрагы ачыкланган

Барлыгы 390 кеше медицина күзәтүендә тора, шуларның 211е коронавирус инфекциясен аралашу юлы белән йоктырган.

(Чаллы, 27 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Узган ял көннәрендә Яр Чаллыда яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән авыруның җиде яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

Ачыкланган җиде кешенең дүртесе стационарда, өчесе өй шартларында дәвалана, дип аңлатты ул.

Чаллыда барлыгы яңа коронавирус инфекциясе йоктырган 80 очрак теркәлгән. Медицина күзәтүендә 390 кеше бар, 211е – Covid-19 йөртүчеләр белән контактта торган кешеләр.

«Тугыз пациент терелде, җидесе стационардан чыгарылды. Ике авыру өйдә дәвалануын дәвам итә – аларда авыру симптомсыз формада уза. Калганнары хастаханәләргә урнаштырылды. Өчесенең хәле авыр, бу аларның башка авырулары булуы белән бәйле. Күпчелегенең хәле уртача авырлыкта», – диде Николаев.