Татарстанда коронавируска 41 меңгә якын тест-анализ үткәрелгән

Тәүлегенә уртача 2700 тикшерү үткәрелә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавируска 40 мең 792 тикшерү узырылган. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.

Ул Covid-19 ны ачыклау буенча анализлар республиканың 11 лабораториясендә ясалуын искәртте. Уңай үрнәкләр федераль үзәккә раслауга җибәрелми. Тәүлегенә уртача 2700 тикшерү үткәрелә.

Гөлнара Гайфуллина 982 кеше табиблар күзәтүендә булганын әйтте. КФУ, «Ливадия», «Васильевский» санаторийларында обсерваторда ике атналык карантинда 293 кеше бар.

Авыруның урта һәм авыр формалары булган кешеләр тәүлек буе стационарда күзәтүдә тора. Казанның 7 нче хастаханәсе, Республика йогышлы авыруларга каршы көрәш хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, 1 нче балалар хастаханәсе, Казанның 2, 11, 18 хастаханәләре шушы авыруларны дәвалаганын әйтте.

Гөлнара Гайфуллина җәмәгать урыннарына бармаска, куллар белән авыз, күзләргә, биткә кагылмаска, авыру билгеләре булган кешеләр белән бер бинада булмаска, кулларны сабынлап юарга, гаджетлар, техниканы дезинфекцияләргә, кул биреп күрешмәскә, шәхси гигиена чараларыннан гына файдаланырга киңәш итте.