Республика хастаханәсеннән коронавирустан терелгән беренче пациентны чыгардылар

Терелгән тагын өч пациент көн дәвамында вакытлыча үзгәртелгән йогышлы авырулар госпиталеннән чыгачак.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Республика клиник хастаханәсенең коронавирус белән авыручылар өчен вакытлыча йогышлы авырулар госпитале итеп үзгәртелгән травматология үзәгеннән  Covid-19дан терелгән беренче пациентларны чыгаралар. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат секретаре Валерия Белова сөйләде.

«Бүген вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән дүрт кеше – Азнакайның ике кешесе һәм Казанның ике кешесен чыгаралар. Берсен чыгардылар инде. Тагын өч кешене көн дәвамында чыгарачаклар», - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

Covid-19дан дәвалану барышында пациентлар зур стресс кичерә һәм шуңа күрә журналистлар белән аралашудан баш тарта, диде Белова.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бер көн эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган.