Covid-19 аркасында Казан шифаханәсе обсерваторында булган туристлар рәхмәт белдерде

Таиландтан кайткан Түбән Новгород кешеләре бер атна Казан шифаханәсе обсерваторында булган.

 (Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Таиландтан кайткан Түбән Новгород гаиләсе коронавирус аркасында бер атна Казанның «Ливадия» шифаханәсе обсерваторында булган. Бүген алар шифаханәнең баш табибына һәм персоналына карантин вакытында кайгыртулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдереп видеомөрәҗәгать яздырган.

Наталья һәм Сергей Шастиннар кызлары Алиса белән 16 апрельдә Таиландтан Казанга кайткан 111 турист арасында булган. Ул вакытта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре самолет бортында ук күчмә тепловизор ярдәмендә санитар-карантин контролен үткәрде. Аннары туристларны «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырдылар.

Бүген ирле-хатынлы Шастиннар видеомөрәҗәгать яздырган. Анда алар шифаханәнең баш табибына һәм персоналына карантин вакытында кайгыртулары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерә.

 «Хөрмәтле Фәрит Әүхәдиевич! Авыр вакытта күрсәткән хезмәтегез өчен сезнең коллективыгызга рәхмәт белдерәбез. Обсерватор сыйфатында «Ливадия» шифаханәсе очраклы сайланмаган дип уйлыйбыз. Димәк, җитәкчелек бу оешманы югары бәяли һәм куелган бурычны башкара алачакларына өметләнә», — дип белдерә Шастиннар гаиләсе.