Әтнәнең карантинда утырган бер кешесе Казан хастаханәсенә озатылды

Бүгенге көндә районда өй шартларында 9 кеше карантинда утыра.

(Әтнә, 27 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина).Әтнәнең 9 кешесе карантинда утыра, берсе республика йогышлы авыруларны дәвалау больницасына озатылды.

Бүгенге көндә районда өй шартларында 9 кеше карантинда утыра.

«Унынчысын 25 март көнне кич ОРВИ симптомнары белән Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә илттек. Анализлар алдылар, әле нәтиҗәләре билгеле түгел», — ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Дубайдан, Таиландтан, Германиядән, Казахстаннан кайткан алты кеше карантинда утыра иде. Менә шуларның берсе башкалага, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды. Бишәү калды, шул бишкә Казанга илткән авыру белән элемтәдә булган дүрт кеше — ике бала һәм ике олы кеше өстәлде. Бу 9 кеше бүгенге көндә изоляциядә генә утырырга тиеш.

— Чит илдән кайтучы кеше булса районда, шул ук көнне «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә 2-21-05 телефоны белән шалтыратып кайтканын, үзен ничек хис иткәнен әйтү кирәк. Табиблар барып карый һәм больничный яза. Бу кеше аерым бүлмәдә изоляциядә утырырга тиеш, аңа маска кигән бер генә кеше хезмәт күрсәтә. Әгәр аерым бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге булмаса, туганыгызның читтән кайтасын белүгә өйдәге өлкән яшьтәге кешеләрне һәм балаларны туганнарыгызга җибәрү җаен карагыз», — дип кисәтә Гөлия Фәрит кызы.

Фельдшерларны район үзәк хастаханәсенә җыеп, аларга килеп туган хәл аңлатылды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре авыл халкына тагын бер кат короновирус турында, әлеге чирдән ничек сакланырга кирәклеген аңлатып, белешмәләр таратачак.