Казан аэропортында Соvid-19 инфекциясенә каршы көрәш алымнарын күрсәттеләр

Бүген Татарстан башкаласына Мәскәүдән һәм Краснодардан килгән барлык пассажирлар тикшерү узды.

 (Казан, 27 март, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). «Казан» халыкара аэропортында Роспотребнадзорның Татарстан вәкилләре журналистларга республикага килгән пассажирларның тән температурасын тикшерүләрен күрсәтте.

«Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында Татарстанда чит илләрдән килүче пассажирларга карата санитар-карантин контроле көчәйтелде. 7 февральдән халыкара рейслар белән килгән барлык пассажирлар дистанцион тепловизион җиһазлар кулланып ике тапкыр тикшерү узарга тиеш», дип аңлатты Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.

Самолеттан чыкканда Роспотребнадзор хезмәткәре күчермә тепловизор ярдәмендә пассажирларның температурасын үлчәп чыгара. Беренчел тикшерү тәмамланганнан соң, пассажирлар очыш залына керә, анда берничә стационар тепловизоры урнаштырылган, алар мәгълүматны турыдан-туры Роспотребнадзор хезмәткәрләре мониторына тапшыра.

Әгәр дә тикшерү югары температура яки йогышлы авыруның башка билгеләрен ачыкласа, урынга кичекмәстән аэропортның сәламәтлек саклау пунктыннан белгеч чакырталар. Ул пассажирны карый һәм, кирәк булса, табибларга хәбәр итә.

«Кичә без бортта 342 пассажир белән Пхукет рейсын каршы алдык. Тикшерү йогышлы авыру билгеләре булган дүрт кешене ачыклады. Аларны йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрделәр. Бүген иртән Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән 168 пассажир утырган самолет очып килгән. Барысына да үзизоляция кагыйдәләре турында сөйләделәр, коронавируска мазоклар алдылар һәм анализларны Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгенә озаттылар», — диде Борисова.

Бүген Мәскәүдән Казанга килгән пассажирларны тикшерделәр. Нормадан бернинди тайпылышлар да ачыкланмаган. Сәгать ярымнан соң Краснодардан самолет очып килде. Бортта булган 86 пассажирның һәм экипаж әгъзаларының да сәламәтлекләрен тикшерделәр — барысы да тәртиптә булып чыкты.

Пассажирлар уңайлыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, аэропортта куллар өчен автомат дезинфекторлар һәм һава чистарту өчен җайланмалар урнаштырылган. Роспотребнадзорда шулай ук 26 марттан башлап, дипломатик махсус рейслардан һәм әле кайтырга тиешле рейслардан тыш, чартер халыкара рейслар да туктатылган, дип хәбәр иттеләр.

Коронавирус очраклары теркәлгән урыннардан килгән гражданнар Татарстан оператив штабы каршындагы бердәм күпканаллы 8 (800) 222-59-00 телефонына йогышлы авыруларны профилактикалау буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратулар 7.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.