news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Спутник V» вакцинасын кадаткач, антитәнчекләр ярты елдан соң да саклана

«Спутник V» коронавирус инфекциясенең «альфа», «дельта», «лямбда» кебек төрләрен нейтральләштерә.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын кадатканнан соң хасил булган антитәнчекләр коронавирус инфекциясенең төрле штаммнарына каршы нәтиҗәлелеген ярты ел үткәч тә саклый. Аргентина галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә CyTA-Leloir агентлыгы.

Галимнәр коронавируска каршы прививка ясаткан («Спутник V» препаратының ике дозасын да) кешеләрдән алынган серологик пробаларны өйрәнгән. 2021 елның гыйнвар-октябрь айлары аралыгында 118 кешедән плазма үрнәкләре алынган. Аны вакцинация алдыннан да, прививкадан соң 21, 42, 120, 180нче көннәрдә дә алганнар (шул ук вакытта, икенче прививканы беренчесеннән соң 21 көн үткәч ясаганнар).

«Вакцинациядән соң хасил булган антитәнчекләрнең күләме алты айдан соң чама белән ун такыр кимүгә дә карамастан, нейтральләштерү сәләте дүрт ай дәвамында саклана һәм алты айдан соң бераз гына азая», - дип искәртте, үз чиратында, икенче бер биолог - Мария Мора Гонсалес Лопес Ледесма.

Ледесма сүзләренчә, «Спутник V» коронавирус инфекциясенең «альфа», «дельта», «лямбда» кебек төрләрен нейтральләштерә, ә «бета» һәм «гамма»га каршы ул тәэмин иткән саклау мөмкинлеге вакыт узу белән арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100