news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч «омикрон» белән бәйле дулкынның кайчан тәмамланачагын фаразлады

Эксперт фикеренчә, Россиядә авырулар саны 10 февральгә үк кимергә мөмкин.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны арта. Тик якын арада авыручылар саны кимиячәк. Бу хакта Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институтының күзәнәкләрне пролиферацияләү лабораториясе мөдире Петр Чумаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында фаразлады, дип яза РИА Новости.

Омикрон-штамм бик йогышлы һәм бик тиз тарала. Әмма коронавирусның әлеге дулкыны ничек тиз күтәрелде, шулай тиз кимиячәк, ди Чумаков.

Эксперт фикеренчә, Россиядә авырулар саны 10 февральгә үк кимергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100