news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галимнәре коронавирусны бер минутта үтерә торган спрей уйлап тапкан

Алар спрейның ковидка каршы гына түгел, ә төрле бактерияләрдән һәм гөмбәчекләрдән дә файдасы булуын әйтә.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Бурса шәһәрендәге «Улудаг» университетының микробиология кафедрасы хезмәткәрләре коронавиурстан борынга сиптерә торган спрей уйлап тапкан. Алар спрей бер минутта коронавирусны юкка чыгара дип раслый.

Вирусны тулысынча үтерә торган Genoxyn спреен профессор Шехиме Гюльсюн Темель, табиблар Әхмәт Юмит Сабанджи һәм Гюнейт Озакин эшләгән. Бу турыда Daily Sabah газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Сабанджи сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус пандемиясенә кадәр башланган.

«Без препаратның бактерияләргә каршы үзлеккә ия булуын күрсәттек, ә пандемия башлангач ковидка каршы тора алуы турында уйландык. Безнең тикшеренүләр спрейның тамак белән боырндагы вирусларны үтерүен күрсәтте, ә бу аның таралуына каршылык тудыра һәм аның санын киметә», — дип аңлата Сабанджи.

Спрей лайлалы тышчадагы эпителиаль тукымалар өчен зарарсыз, ди Темель. «Моннан тыш, аның бу тукымаларны дәвалавын күрсәттек. Димәк, аны куллану куркынычсыз», — диде ул.

Препарат нанотехнологияләр белән камилләштерелгәч, аның нәтиҗәсе тагын да тотрыклы булды, ул билгеле молекулаларга озак вакытлы йогынты ясый башлады, дип хәбәр итә галимнәр. Алар спрейның ковидка каршы гына түгел, ә төрле бактерияләрдән һәм гөмбәчекләрдән дә файдасы булуын раслый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100