news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең иң зур хаталарын әйтте

Күп кенә спорт сөючеләр терелү белән интенсив физик күнегүләргә кайта. Бу рецидивка һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Кеше Covid-19 коронавирусы белән авырып терелгәннән соң, спорт белән интенсив шөгыльләнү авыр нәтиҗәләргә яки кабат авыруга китерергә мөмкин.   

Табиб-иммунолог Илья Кукин «Кичке Мәскәү» тапшыруында: «Әйе, авырудан соң күпләр әлеге спорт драйвын кабат тоярга тели һәм, әлбәттә, инфекция алганчы булган нәтиҗәләрне күрсәтү өчен күп көч куя башлый. Бу иң зур хаталарның берсе», - диде. 

Аның сүзләренчә, авыру вакытында сәламәт күзәнәкләр артык энергия сарыф итә һәм спорт йөкләнеше интенсив булганда, аның организмына җитмәскә дә мөмкин.

Спорт залында яки өй шартларында тулы канлы күнегүләргә сәламәтлекне яңадан торгызу чорыннан соң гына әйләнеп кайтырга мөмкин. Рецидив булдырмаска була — моның өчен бер айга якын вакыт кирәк булачак.

Ул физик активлыкка акрынлап чыгарга киңәш итте - элекке күрсәткечләргә ай дәвамында әйләнеп кайтырга була, ә иң яхшысы - күнегүләр алдыннан табиб белән киңәшләшү, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100