news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 вирусыннан өченче Россия вакцинасының чыгу вакыты билгеле

Хәзерге вакытта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы препаратны теркәү өчен барлык документларны алды.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән М.П. Чумаков исемендәге үзәк эшләгән препарат якындагы айларда гражданнар әйләнешенә чыгачак. Өченче вакцинаны чыгару вакытын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин анонслады.

РИА Новости хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәлү өчен барлык документларны да алган.

«Бу безнең галимнәр эшләгән өченче вакцина. Якындагы айларда ул да гражданнар әйләнешенә чыгачак, бу вакцинацияне киңәйтергә һәм аны үтемле итәргә, димәк, тагын да күбрәк кешене коронавирустан сакларга мөмкинлек бирәчәк», — диде Мишустин.

Илдә авырулар санын киметү өчен коронавирустан препаратлар җитештерүне арттырырга, аларны илнең медицина учреждениеләренә өзлексез китереп торуны оештырырга кирәк, дип өстәде Премьер.

Февральдән шулай ук «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона» вакцинасын җитештерү дә артачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100