news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе 51,1 процентка җиткән

Илдә коронавирустан прививканы вакцинаның беренче компоненты белән 69 486 166 кеше ясаткан, икенче компонентны 60 795 702 кеше алган.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусына коллектив иммунитет дәрәҗәсе 51,8 процентка җиткән. Бу федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренә.

Коронавирустан прививканы вакцинаның беренче компоненты белән илнең 69 486 166 кешесе ясаткан. Икенче компонентны 60 795 702 россияле алган.

Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова пандемиягә каршы көрәш өчен Россия халкының кимендә 80 проценты вакцина алырга кирәклеген белдергән иде.

РФ Президенты Владимир Путин, Covid-19 инфекциясе белән авыручылар санын киметү өчен, хәзерге эпидемиологик вазгыятьтә вакцинация темпларын арттырырга кирәклеген берничә тапкыр искәртте. Күптән түгел Владимир Путин ревакцинация узганын һәм коронавирустан назаль препарат сынауларында катнашуын хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100