news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог баланы наркотиклардан саклау алымнары турында сөйләде

Белгеч сүзләренчә, балаларны куркытырга кирәкми.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Баланы наркотиклар белән танышудан саклау өчен беренче чиратта үз балаларың белән аралашырга кирәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркодиспансеры психологик лабораториясе мөдире Лилия Зайцева турыдан-туры эфир вакытында шул хакта әйтте.

«Балаларны куркытырга кирәкми. Алар өчен һәрвакыт ачык булырга, алар белән диалог алып барырга һәм ышаныч уятырга кирәк. Шул чакта балалар әти-әниләренә наркотиклар турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Моңа алдан әзерләнергә кирәк», — диде Лилия Зайцева.

Спикер, кагыйдә буларак, кешеләр тормышларында нинди дә булса проблемалар барлыкка килгән очракта наркотиклар куллана башлавын әйтте. Бәйлелек барлыкка килсен өчен наркотикны бер тапкыр куллану җитә.

«Наркотиклар — ул әкренләп эшли торган бомба. Хәтта дәвалангач та, кеше тулысынча терелеп бетми. Ремиссия бара. Наркотиклар кулланганнан соң, шәхесне тернәкләндерергә кирәк, ә бу — гомерлек эш», — ди Зайцева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100