news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: «Спутник V» вакцинасыннан соң «Спутник Лайт» ясату чирдән 92 процент саклый

Министр бу хакта икътисади хезмәттәшлек буенча Россия - Венгрия Хөкүмәтара комиссиясе пленар утырышында әйтте.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән төп прививкалардан соң «Спутник Лайт» белән ревакцинация ясату коронавирустан 92 проценттан артык саклауны тәэмин итә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әле кичә генә вакцина алучылар регистрыннан „Спутник“ вакцинасы һәм „Спутник Лайт“ ревакцинациясе комбинациясенең иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе, чирдән саклануның 92 проценттан артыгына ия булуы турында мәгълүмат алдым», — дип искәртте министр икътисади хезмәттәшлек буенча Россия — Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышында.

РФ Президенты Владимир Путин 2021 елның июнендә «Спутник V» препараты белән прививка ясатуы турында сөйләде.21 ноябрьдә ул табиблар киңәше буенча «Спутник Лайт» ревакцинациясе узганын, шулай ук назаль — борын аша вакцина ясатуын әйтте.

Гамалея исемендәге Үзәк директоры Александр Гинцбург сүзләренә караганда, ковидтан назаль вакцина ясаткан кеше вирусны таратучы булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100