news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләр һәм прививканың беренче дозасын алучыларның QR-коды транспортта гына гамәлдә

Әлеге QR-код белән сәүдә үзәкләренә кереп булмый, ул бары җәмәгать транспорты өчен каралган.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Вакцинаның беренче дозасын алган кешеләргә һәм прививканы тулысынча алган хәрбиләргә бирелгән республика QR-коды җәмәгать транспортында гына гамәлдә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Бу QR-код белән сәүдә үзәкләренә кереп булмый, ул җәмәгать транспорты өчен каралган», — диде министр урынбасары. 

Хәрбиләр өчен республика QR-коды ярты ел гамәлдә булачак, ә беренче компоненттан соң документ 24 көнгә бирелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирстан вакцинаның беренче дозасын ясаткан кешеләргә һәм тулаем прививка алган хәрбиләргә QR-код бирә башладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100