news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең баш трансплантологы: Татарстанда трансплантология юнәлешендә тенденция уңай

Ул республикада бигрәк тә бөер, бавыр күчереп утырту очраклары артканын искәртте.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Татарстанда трансплантологиянең төрле юнәлешләре буенча уңай тенденция күзәтелә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье журналистларга шул хакта әйтте. Ул республикада бигрәк тә бөер, бавыр күчереп утырту очраклары артканын искәртте.

«Бөер күчереп утырту зур темп белән үсеш алырга тиеш. Диализга караганда ул отышлырак, диализ ул чыгымлы, бөер күчереп утырту акчага экономия дә, пациент өчен дә башка тормыш. Татарстанда бу мәсьәләгә дөрес караш яши. Республика хастаханәсе табиблары күп кенә методикаларны үзләштергән», — дип бәяләде.

Готье Россиядә органнар күчереп утырту операцияләре коронавируска кадәр булган күрсәткечкә чыкканын әйтте. «Әлбәттә, коронавирус пандемиясе Россиядә генә түгел, дөньяда трансплантологияне катлауландырды», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100