Казанда вакцинация пунктларында эшләү өчен волонтерлар җыю дәвам итә

Ирекле ярдәмчеләр ике атна дәвамында 32 вакцинация пунктында эшләү өчен таләп ителә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда ике атна дәвамында 32 вакцинация пунктында көндәлек эшләү өчен волонтерлар таләп ителә. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында югары уку йортлары укучыларына мөрәҗәгать итәргә һәм якын арада әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.

COVID-19 йоктыручылар саны арту фонында Казанда бер атна эчендә вакцинацияләнүчеләр саны артты, үсеш 50 мең 470 кеше тәшкил итә. Шәһәрдә яңа вакцинация пунктлары ачылды, аларга волонтерлар кирәк. Бүгенге көндә 120 волонтер таләп ителә, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Алар прививка ясаткан кешеләрнең реестрын тутырачак һәм башка ярдәм күрсәтәчәк.

Пациентларга хезмәт күрсәтү өчен өстәмә ресурслар җәлеп итү кирәклеген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков та билгеләп үтте. Бүген медикларга ярдәмгә ординаторлар, волонтерлар, медицина көллияте студентлары җәлеп ителә, әмма бу чаралар җитәрлек түгел, диде ул.

«Бүген поликлиникаларда волонтерлар ярдәме кирәк. 120 кеше кушылса, сизелерлек ярдәм булачак, без медицина учреждениеләрендәге гомуми хәлне яхшыртырга өметләнәбез», — дип билгеләде В.Жаворонков.

  • COVID-19га каршы вакцина ясау пунктларында эшләү өчен волонтерлар туплау узган атнада игълан ителде. Теләүчеләр +7(842)237-51-51 телефоны буенча шалтыратып, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына языла алалар.