news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биолог: Вирусның үзгәрүчәнлеге аркасында Россиядә күмәк иммунитет формалашмады

Күмәк иммунитетның кайчан формалашуы хәзер кешеләрнең үз-үзен тотышына һәм вирусның алдагы мутацияләренә бәйле булачак, дип искәртте Анча Баранова.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә SARS-CoV-2 коронавирусына күмәк иммунитет вакцинация темплары түбән булу һәм патогенның алмашынып торуы аркасында әлегә кадәр формалашмады. Джордж Мейсон Университетының (АКШ) Системалы биология мәктәбе профессоры һәм Россия Фәннәр академиясе Медицина-генетика фәнни үзәге функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Анча Баранова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без барыбыз да аңа өметләнгән идек. Кешеләр прививка ясаткач, иммунитет та булыр дип уйладык. Әмма Россиядә вакцинация темплары югары түгел. Моннан тыш, „дельта“ штаммы да тарала башлады, ул вакцинаның нәтиҗәлелеген киметте», — диде ул.

«Әлеге авыруны кичергән һәм прививка ясаткан кешеләр ревакцинация узарга тиеш булачак, ә ревакцинация темплары вакцинациягә караганда да начаррак. Процесс озакка сузылды, күмәк иммунитет формалашырга өлгермәде», — дип өстәде ул.

Күмәк иммунитетның кайчан формалашуы хәзер кешеләрнең үз-үзен тотышына һәм вирусның алдагы мутацияләренә бәйле булачак, дип искәртте Баранова. Шул ук вакытта, ул дельта-штаммның коронавирусның соңгы варианты булачагын искәртте. Аның сүзләренчә, бу патогенга каршы көрәшне җиңеләйтәчәк һәм булган вакциналарның нәтиҗәлелеген саклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100