Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә мобиль флюорография кабинеты эшли башлады
Флюорографияне Энгельс урамында 1нче поликлиника ишегалдында узарга мөмкин.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә, Энгельс урамындагы 1нче поликлиника ишегалдында мобиль флюорография кабинеты эшли башлады. Бу турыда «Зеленодольская правда» хәбәр итә.
Элек гражданнарны Үзәк район хастаханәсенең терапевт корпусында кабул иткәннәр, ләкин зур ихтыяҗ аркасында аны яңа урынга күчерергә булганнар. Мобиль кабинет эшчәнлеге кешеләр агымына бәйле булачак.
Кешеләр эш көннәрендә иртәнге сигездән көндезге сәгать икегә кадәр электрон язылу буенча кабул ителәчәк. Шәһәрдә яшәүчеләр үзләре белән паспорт һәм флюорографиянең иске нәтиҗәләрен алып килергә тиеш. Рентгеноскопия узуга талонны 1нче поликлиника бинасында алырга мөмкин. Тикшеренү нәтиҗәләрен бер атнага якын көтәргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз