Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кремльдә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны арту уңаеннан аңлатма бирделәр
Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасының куәте, аерым алганда, хастаханәләрдәге урыннар, дарулар һәм саклану чараларының запасы вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьне авыр дип бәяләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Песков сүзләренчә, ул федераль һәм төбәк хакимиятләреннән «гадәттән тыш зур тырышлык» таләп итә.
«Чыннан да, хәзерге вакытта фон шактый авыр, эпидемиологик дулкынның төп көче төбәкләргә туры килде, дулкын Мәскәүдән көнчыгышка таба китте», - дип искәрттеләр Кремльдә.
Песков билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасының куәте, аерым алганда, хастаханәләрдәге урыннар, дарулар һәм саклану чараларының запасы вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Дәүләт башлыгының матбугат секретаре коронавируска бәйле вазгыять турындагы бөтен мәгълүмат Путинга җиткерелүен әйтте. Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 17 347 очрагы ачыкланган. Бу – чираттагы рекорд. Моңа кадәргесе – 17 340 – 23 октябрьдә теркәлгән иде.
Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә (5224, бер көн элек – 4455), Санкт-Петербургта (715) һәм Мәскәү өлкәсендә (499) ачыкланган. Иң азы – Чечня Республикасында (тугыз), Ненец автономияле округында (дүрт) һәм Чукот автономияле округында (бер).
Эпидемия башланганнан алып илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1 531 224 очрагы теркәлгән. 26 269 кеше үлгән, 1 146 096 пациент терелгән. Үсеш темпы 1,1 процент тәшкил итә. Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 43 миллионга якынлашып килә, аларның ким дигәндә 1,14 миллионы вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз