news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләргә квест ярдәмендә инсультның беренче билгеләре хакында сөйләделәр

Волонтер-табиблар Республика медицина профилактикасы үзәге белән белән берлектә авыруны кисәтү буенча акция үткәрде.

Казанда яшәүчеләргә квест ярдәмендә инсультның беренче билгеләре хакында сөйләделәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татрстанда 21-30 октябрь көннәрендә инсультны кисәтү декадасы уза. Волонтер-табиблар, Республика медицина профилактикасы үзәге белән белән берлектә, казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен квест-уен оештырды.

«Безнең чара халыкка аңлаешлы телдә авыруның асылын төшендерүгә юнәлдерелгән», - дип искәртте «Волонтер-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Анна Макарова.

Быел социаль челтәрләрдә авыруны кисәтү буенча актив рәвештә мәгълүмати кампания барды, әмма бу вакытлы чара.

Казанлыларның «шәхси катнашында» үткәрелгән чарада волонтерлар җиде станция оештырды. Аларның берсе мәгълүмати станция иде. Биредә кешеләргә әлеге авыру, аның билгеләре хакында сөйләделәр. Икенче станциядән бишенче станциягә кадәр төрле уеннар үткәрелде, алар ярдәмендә казанлыларның теория вакытында алынган белемнәрен тикшерделәр.

Шунысын да искәртик: ел саен 29 октябрьдә дөнья күләмендә 2006 елда Бөтендөнья инсультка каршы көрәш оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган Инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстанда волонтерлар әлеге уңайдан бишенче ел рәттән акция үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100