news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидның 22,5 мең яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә 805 пациент ковид корбаны булган

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 22 498 очрагы ачыкланган.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә ковидның 22 498 очрагы расланган», диелгән оператив штаб хәбәрендә.

Россиядә якшәмбе ачыкланган коронавирус йоктыру очраклары шимбә күрсәткечләре белән чагыштырганда арткан.

Чир йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә (3275) теркәлгән, ә алдагы көнне 3211 очрак булган. Санкт-Петербургта узган тәүлектә 2 055 кеше (шимбә — 1907) ковид йоктырган, Мәскәү өлкәсендә — 1215 очрак (шимбә — 1106). Гомумән алганда, эпидемиологлар кисәткәнчә, коронавирус белән авыручылар саны барлык зур шәһәрләрдә дә артуы күзәтелә.

Узган тәүлектә 805 пациент ковид корбаны булган. Үлүчеләр саны буенча беренче урында Мәскәү тора, анда 59 кеше ковидтан үлгән, Петербургта — 56, Свердловск өлкәсендә — 38.

Россиядә пандемия башланганнан алып, барлыгы 7 420 913 кеше ковид йоктырган, 203 900 кеше үлгән һәм 6 604 604 кеше (узган тәүлектә — 13 671) терелгән. Аларның 1213е Мәскәүгә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100